«Чәчәк ат, Татарстаным!» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Время проведения: 01.04.2020-30,04.2020

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 23 нче санлы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Чәчәк ат, Татарстаным!» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькәчә 13 кеше катнашты.  

Бәйгегә Татарстан шагыйрьләренең республика, Ватан, әхлакый кыйммәтләр (яхшылык, җаваплылык, эчкерсезлек) турында язган берәр шигыре видеога яздырып җибәрелде. 

Җиңүчеләр I, II, III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнде, калган катнашучылар «Катнашкан өчен» дипломы алды.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Иҗади уңышлар телибез!

Белешмә өчен телефон: 46-51-51.

Бәйгенең нәтиҗәләре

I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнүчеләр:

4-6 лет яшь төркемендә:

I – Ханнанова Диләрә Ленар кызы (54 нче санлы «Искорка» балалар бакчасында тәрбияләнүче)

II – Шәйхетдинова Сафия Айрат кызы (18 нче санлы «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүче)

III – Фәйзуллина Язилә Рөстәм кызы (16 нчы санлы «Скворшка» балалар бакчасында тәрбияләнүче)

7-11 лет яшь төркемендә:

II – Гатиятуллина Сөмбел Илнур кызы (16 нчы санлы «Скворшка» балалар бакчасында тәрбияләнүче)

II – Гомәрова Алинә Марат кызы (15 нче урта мәктәпнең 2Б сыйныфы укучысы)

III – Идрисова Лилия Азат кызы (34 нче санлы урта мәктәп укучысы)

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: